8 октябрь көнне Иске Салман авыл китапханәчесе мәктәптә укучылар рус кенәзе Александр Невскийның тууына 800 ел тулу уңаеннан "Борынгы даталарны чишәсе иде" дип исемләнгән тарих сәгате үткәрде.
Чара вакытында укучылар Александр Невский тормышы белән таныштылар, аның бөек гаскәр башлыгы һәм дәүләт эшлеклесе булуы, аның 1240 елгы Нева сугышында җиңүләре һәм 1242 елгы Боз сугышы турында белделәр. Шулай ук Ордынский явыннан соң Русьны яңадан торгызу өчен бик күп хезмәт куйган князь эшчәнлеге белән таныштылар.
Укучылар А. Невскийның хәрби батырлыгын кына түгел, аның зирәклеген, үз халкына чын мәхәббәтен күрделәр.