Бүген “Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУ 20 укучысы Яшьармиячеләр сафларына кабул ителде.
Сыйныф җитәкчесе Фәйзуллина Г.И. белән бергәләп 5 "А" сыйныф укучылары тәрбия эшләрендә яшьармияче юнәлешен сайларга карар кылды.
Барлык укучылар да генерал - майор Бородин Александр Ильич имзалаган яшьармияче билетын алды. Укучыларны мәктәп директоры Луиза Заһидулла кызы тәбрикләде.
Укучылар ант итте. Яшь армиячеләр - өлкән сыйныф укучылары алар өчен хәрби-патриотик җыр җырлады.