11 октябрьдән Татарстанда QR-кодлар һәм мәдәни-массакүләм чараларга чикләүләр кертеләчәк

2021 елның 8 октябре, җомга

11 октябрьдән Татарстанда ковид буенча чикләүләр катгыйлана.

  1. 11 октябрьдән кинотеатрлар, цирклар, концерт заллары тамаша залларын 50 процентка гына тутыра алачак, 500дән дә күбрәк кеше кертү тыела. Түбәндәге шартларны үтәп әлеге чараларны тамаша залын 70 процентка тутырып үткәрергә була:

— Барлык хезмәткәрләр, шулай ук чараны оештыруда катнашучы башка кешеләр коронавирустан прививка ясатырга тиеш;

— 18 яшьтән өлкәннәр ковидка каршы вакцинация узу турында QR-код яки алты ай эчендә ковид белән авырганын раслый торган белешмә булганда гына чарага кертелергә тиеш;

— Чараны һәм аны үткәргәндәге профилактик чараларны ТР Оператив штабы белән 30 көн кала килештерү.

  1. Спорт һәм физкультура, күңел ачу, мәдәни чаралар уздырганда тамаша залындагы урыннарның 50 проценттан да күбрәге тулмаска, 500дән дә артык кеше булмаска тиеш. Шулай ук түбәндәге шартларны үтәп әлеге чараларны тамаша залын 70 процентка тутырып үткәрергә була:

— Барлык хезмәткәрләр, чараны оештыруда катнашучы башка кешеләр коронавируска каршы прививка ясаткан булырга тиеш. Вакцина ясатуга медицина ягыннан каршы күрсәтмәләре булган һәм аларны медицина белешмәсе белән раслаган кешеләргә искәрмә ясала.

— 18 яшьтән өлкәннәр ковидка каршы вакцинация узу турында QR-код яки алты ай эчендә ковид белән авырганы раслый торган белешмә булганда гына чарага кертелергә тиеш;

  1. Моннан тыш, кунакханәләр, хостеллар номерлар фондын 50 процентка кына тутырып эшли ала. Әгәр барлык хезмәткәрләр дә ковидка каршы прививка ясаткан икән, номерларны тулысынча тутырырга була.
  2. Җәмәгать туклану урыннарына, спорт үзәкләренә, бассейннарга, фитнес-үзәкләргә, аквапаркларга, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә COVID-19га каршы вакцинация узуны раслый торган QR-кодларны күрсәткәч кенә кереп булачак.
  3. Коронавируска каршы вакцина ясатмаган яки соңгы алты айда ковид белән авырмаган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен мәҗбүри изоляция режимы кертелә. * 65 яшьтән өлкәнрәк, ковидтан прививка ясамаган яки соңгы 6 ай дәвамында авыруны кичермәгән затларны мәҗбүри изоляцияләү режимы кертелә. Мондый кешеләргә түбәндәге очраклардан кала, яшәү (булу) урыннарын ташлап китү тыела:

 

ашыгыч (кичектергесез) медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткәндә һәм башка турыдан-туры яшәү һәм сәламәтлеккә куркыныч янау очраклары булганда;

COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрергә барганда;

якында урнашкан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу урынына бару;

кешеләр күпләп була торган урыннардан кала, яшәү (булу) урыныннан 100 метрдан артмаган ераклыкта йорт хайваннарын йөртү;

яшәү урыны янындагы контейнерларга көнкүреш калдыкларын чыгару.

Эш бирүчеләр күрсәтелгән хезмәткәрләрне дистанцион эш форматына күчерергә яисә 65 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен күрсәтелгән чикләүләрне үтәүне тәэмин итә торган башка чаралар күрергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International