Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 4 октябреннән 10 октябренә кадәр «Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшеннән канәгатьлек дәрәҗәсе турында» социологик тикшеренү уздыру турында хәбәр итә.
Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сораштыру» бүлекчәсендә онлайн сораштыру үткәрү юлы белән тиешле рубрикада гамәлгә ашырыла.