COVID-19 һәркемгә күп кенә проблемалар алып килде.Әлеге ситуация кешеләрне бер-берләренә сакчыл һәм игътибарлырак мөнәсәбәттә булырга этәрә. Күпләр ярдәмгә мохтаҗ, бигрәк тә өлкән буын. Әмма, барлык кыенлыкларга да карамастан, ярдәм күрсәтүнең яңа форматлары барлыкка килә. «Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУнең 7 нче сыйныф малайлары Гарипова Фәүзия Самат кызы җитәкчелегендә тегү машинасында эшләү күнекмәләрен үзләштереп битлек тегә башлады. Балалар хәзерге сынау чорында өлкән буынга ярдәм кирәклеген аңлый, шуңа күрә алар өлкән буын – шефка алган ветераннарга күптапкыр кулланыла торган битлек һәм перчаткалар тапшырды. Кешеләр мондый кирәкле бүләккә һичшиксез шат. Бәлки, барлык битлекләр медицинаның барлык таләпләренә туры килеп тә бетмидер, тик аларкүңел җылысын биреп эшләнгән бит. Балаларның коронавируска каршы көрәштәярдәм итәргә омтылуы рәхмәт сүзләренә лаек.