Иске Чаллы мәктәбендә укытучылар көне

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

5 октябрь көнне Иске Чаллы мәктәбендә Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты үткәрелде Анда 5-9 сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты. Тамашачылар: 1-4 нче сыйныф укучылары.

Укытучыларның хезмәте, ихтирам, рәхмәт сүзләре һәм көзге  чәчәкләрнең күркәм букетлары белән билгеләп үтелде. Мәктәп һәм укытучылар турында җырлар, шигырьләр яңгырады, мәктәп тормышыннан юмористик инсценировкалар куелды. Укытучылар һәм укучылар үткәрелгән чарадан илһам һәм рәхәтлек алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International