Бүгенге көндә Әлки муниципаль районы буенча көнлек тулаем сөт савым - 164,4 тонна, бу узган ел белән чагыштырганда 1,4 тоннага күбрәк. Бер сыердан көнгә - 12,5 кг, бу узган елгы күрсәткечтән 1 килограммга артыграк. Авыл җирлекләре арасында тәүлеккә бер сыердан сөт саву буенча алдынгылар рәтендә - Чуаш Кичүе (13 кг), Түбән Әлки (10,4 кг), Иске Чаллы (10,2кг).