8 октябрь көнне Югары Колчура, Иске Карата, Чуаш Борнае авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре Чуаш Борнае авылы тамашачыларын бәйрәм концерты белән сөендерделәр. Якты, матур көйләр, шаян күренешләр һәм биюләр концерт программасын төрлеләндерде, милли сәнгатьнең гүзәл дөньясына чумарга мөмкинлек бирде.