Күчемсез милек төзелеше белән шөгыльләнүче оешмалар өчен Инстаграмда туры эфир

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

12 октябрьнең 14.00 сәгатендә күчемсез милек төзелеше белән шөгыльләнүче оешмалар өчен Инстаграмда туры эфир үткәрелә. Аның барышында түбәндәге темалар каралачак:

- Татарстан Росрестрына документлар тапшыру тәртибе;

- яңа төзелешләрдә күчемсез милек объектларын теркәү үзенчәлекләре;

- күпфатирлы йортта гомуми күчемсез милеккә өлешне ничек теркәргә һ.б.

Шушы һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең инвестиция проектлары буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Александра Абдуллин аҗавап бирәчәк. Туры эфирны  төзелеш компаниясе вәкиле Эльвира Галәветдинова үткәрә.

Үзегезнең сорауларыгызны хәзер үк безгә Инстаграм челтәрендә Татарстан Росреестрының rosreestr_tatarstana рәсми аккаунтының Direct каналына җибәрә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International