Югары Колчура авыл җирлегендә юллар төзелә

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Түбән Колчура авылында җирле клубтан ерак түгел Үзәк урамда вак таш җәйгәннәр. “Хәзер мәдәният учреждениесенә туфляларда да килергә була”, - диләр үзара салым акчасын иң элек юл-урам челтәрен төзекләндерүгә юнәлдерергә карар кылган авыл кешеләре.

Авыл җирлеге депутатлары белән авыл халкының тормыш шартларын яхшырту мәсьәләләрен хәл итәбез, җирлек составына кергән өч авылның һәркайсында нәрсәдер яңартылды. Авылның зур яки кечкенә булуы мөһим түгел - һәркайда безнең кешеләр яши. Катюшинода көчле салкыннарга кадәр скважина янында яңа тимер будка урнаштырырга уйлыйбыз, - диде Югары Колчура авыл җирлеге башлыгы Елена Краснова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International