9 октябрь көнне Иске Чаллы мәктәбендә мәктәп территориясен җыештыру буенча көзге өмә үткәрелде.
Мәктәп яны участогы территориясен һәм аның янындагы территорияләрне җыештыру барышында чүп-чардан газоннар чистартылды, коры-сары җыештырылды, клумбаларның тиешле тәртипкә китерелде.
Табигать тә ул көнне булдыра алган кадәр балаларга ярдәм итте: алар эшләгәндә кояш җылы нурларын сипте һәм яңгыр да яумады. Менә шулай, уртак тырышлык белән, мәктәп яны территориясендә тәртип урнаштырылды.