Әлки районында Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан көрәш ярышлары узды

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Бәйгедә 2008-2010 елларда туган малайлар һәм кызлар көч сынашты.

Ярыш башланыр алдыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп болай диде:

–Спорт белән дус егетләр-кызларга тормышта үз юлларын табу ансатрак. Сезгә теләгем шул: тырышып укыгыз, физик яктан чыныгып үсегез, үзегезне хезмәткә әзерләгез. Укып бетергәч, һөнәр үзләштереп туган ягыбызга әйләнеп кайтыгыз. Чөнки бары шулай гына Әлки ягын үстереп, яшәү өчен уңайлы итеп булачак. Ә бүгенге бәйге гадел һәм мавыктыргыч булсын.

Ярышларда катнашу өчен безгә тирә-як районнардан, хәтта шәһәрләрдән дә йөзгә якын көрәшче килгән иде.  Әйтик, келәмгә Аксубай, Алабуга, Нурлат, Лаеш, Питрәч, Әлмәт, Яр Чаллы, Алексеевск, Тукай шәһәр-районнарының оста көрәшчеләре чыкты. Үзебезнекеләр дә сынатмады: 32 килограммга кадәр үлчәүдә Илгиз Камалиев ярышларның чемпионы итеп танылды. Беренче урыннарны тагын үзебезнең яшь көрәшчеләребез Алмаз Ганиев (48 кг), Рәсим Гыйләҗев (70 кг) алдылар. Кызлар арасында пьедесталның югары баскычына Арина Гришина (32 кг), Камилә Исмәгыйлева (40 кг), Евгения Хәйруллина (44 кг) күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International