12 октябрьдә Чуаш Кичүе мәктәбендә Яшьармиячеләр сафларына кабул итү үткәрелде. Кабул ителүчеләр 4-8 нче сыйныф укучылары. Яңа кабул ителгән яшьармиячеләр, укуда һәм спортта җиңүләргә омтылып, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, Ватанга хезмәт итәргә әзерләнергә тантаналы ант бирде, яшьармияче гимнын башкарды. Отряд җитәкчесе Галиуллин Фәрит Әнвәр улы балаларга яшьармияче таныклыгы тапшырды