Киңәшмәдә үзәк район хастаханәсе баш табибы Одушкина С.В., Роспотребнадзор ТО белгеч-эксперты Абзалов А.Ф., мәдәният, мәгариф, социаль яклау өлкәсе, Пенсия фонды җитәкчеләре докладлары тыңланды.
План буенча районда 11695 кеше (80%) вакциналаштырылырга тиеш; 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк кешеләр - 4458 кеше (2054 кеше прививка ясаткан - 46%). Барлыгы 9355 доза вакцина кайткан, 8440 кеше прививка ясаткан, алардан 434 кеше икенче вакцинациясен дә үткән. 5 вакцинация пункты оештырылды. 1 стационар һәм 4 мобиль бригада.