Эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында, 2021 елның 20 октябрендә 14.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендәге Идарәдә һәм идарәнең 12 территориаль бүлегендә алдан язылу буенча эшмәкәрләр өчен Бердәм "ачык ишекләр" көнен оештыра.
Идарәдә (Казан ш., Зур Кызыл ур., 30 йорт, Сеченов ур., 13а йорт) кызыксындырган сорауны биреп, 238-36-32, 238-18-41 (2021 елның 18-19 октябрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр) телефон номерлары буенча һәм Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлегендә 238-36-32, 238-18-41 , 884345 2 19 71, 884346 2 10 89 ( 2021 елның 16-17 августында 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр), телефон номерлары буенча алдан язылырга кирәк. Республика районнарында Идарәнең территориаль бүлекләрендә консультация алу өчен, алдан язылу безнең сайтларда тәкъдим ителгән (www.16.rospotrebnadzor.ruи wwww.rpn.tatarstan.ru) Идарәнең территориаль бүлекләренең телефоннары номерлары буенча (2021 елның 18 октябреннән 19 октябренә кадәр 10.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр) башкарыла.
“Ачык ишекләр”нең максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.
Игътибар! кКонсультациягә язылган эшмәкәрләргә идарә һәм республика территориясендәге территориаль бүлекләрендә булганда сулыш органнарын шәхси саклану чараларын (битлекләр, респираторлар) кулланырга кирәк.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозуларны булдырмауның иң яхшы ысулы!
Без Сезне алдан язылу буенча Бердәм "ачык ишекләр" көнендә консультацияләрдә көтәбез!