Мөһим!
Вакцинация авырулар арта башлауга 2-3 атна кала үткәрелергә тиеш, прививканы медицина учреждениесендә махсус өйрәтелгән медицина персоналы ясарга, шул ук вакытта вакцинация алдыннан табибның карау үткәреве мәҗбүри.
Прививка ясау кампаниясе башланды инде, бу яңа сезонны коралландып каршы алырга мөмкинлек бирәчәк.
Гриппка каршы прививкаларны уздыруның оптималь вакыты-сентябрь аеннан ноябрьгә кадәр. Гриппка каршы прививкадан соң иммунитет авыруларның эпидемик күтәрелүенә кадәр формалашып өлгерергә тиеш.
Истә тоту мөһим!
Грипп вакытында үз-үзеңне дәвалау ярамый, нәкъ менә табиб диагноз куярга һәм пациентның яшенә һәм хәленә туры килә торган дәвалауны билгеләргә тиеш.
Температура 38-39°булганда өйгә участок табибын яки "ашыгыч ярдәм" бригадасына чакырыгыз.
Ютәл һәм төчкерү вакытында авыру авызын һәм борынын яулык яки салфетка белән капларга тиеш.
Авыру булган бинаны даими җилләтергә һәм анда дымлы җыештыру эшләрен мөмкин кадәр ешрак үткәрергә кирәк, вирусларга тәэсир итүче дезинфекция чаралары куллану да мәслихәт.
Грипп белән авыручы кеше белән аралашуны чикләргә, ә аны караган вакытта медицина битлеген яки марля бәйләвечен кулланырга кирәк.