12 октябрь көнне “Чуаш Борнае урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБТББУндә “Татар халык уеннары” дигән чара узды. Чараның максаты балаларда татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, уеннары турында күзаллау булдыру иде. Балалар "йөзек салыш" ,"ал кирәк гөл кирәк" Скок-пересек (күчтем-күч), угадай, догони (чиш һәм тот) уеннары белән таныштылар. Бәйрәм татар телендә табышмакларга җавап бирү белән тәмамланды. Чараны Сәгыйрова Г. Р. әзерләде һәм үткәрде.