Бүген Карата авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре башлангыч мәктәптә кунакта булып "Кошлар кайда кышлый" дигән тематик сәгать үткәрде.
Программа кызыклы төзелгән иде, балалар кыш көне канатлы дусларга ничек ярдәм итәргә мөмкинлеге турында фикер алышты, яраткан кошлары турында сөйләде, табышмаклар чиште, физкультминуткада катнашты, кош рәсемнәрен ясады.