Яшь фермер мәктәбе: авылда үз эшен ачарга теләүчеләр өч көнлек укуга чакырыла

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Мәктәп 27 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр “Идел” яшьләр үзәгендә узачак һәм авылда фермерлык эше ачарга теләүче яшь эшмәкәрләрне һәм яшьләрне җыячак. Сез әле үз эшегезне нинди нигездә башлыйсын белмисез, әмма аның кабатланмас булырга тиешлеген төгәл беләсезме? Үз агробизнесыңны ничек башларга белмисезме? Бу сорауларга һәм башка бик күп сорауларга да яңа гына эшли башлаган «ФерМир» фермер мәктәбендә җавап бирерләр. Белем бирү программасы 3 блоктан тора:

«Бизнесны эшләтеп җибәрү»

«Үсеш юллары»

 «Авыл хуҗалыгы бизнесын алга җибәрү».

Чараның төп максаты-үз бизнесларын крестьян-фермер хуҗалыгы өлкәсендә эшмәкәрлек эшчәнлеге нигезләрен өйрәтү, аларда үз эшләрен уңышлы башлау өчен кирәкле белемнәр һәм осталыклар формалаштыру, авыл яшьләре арасында бизнес-планлаштыру күнекмәләрен үзләштерү һәм эшмәкәрлекне популярлаштыру. Мәктәп тәмамлангач, һәр катнашучыга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант конкурсларында өстәмә баллар алуны күздә тотучы  дәүләт үрнәгендәге сертификат тапшырылачак. Анда катнашу өчен авылда үз бизнесларын башларга теләүчеләр, яшь фермерлар, шулай ук бер елдан да ким эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары чакырыла. Катнашу өчен 22 октябрьгә кадәр https://clck.ru/Y2oPr сылтамасы буенча онлайн форма тутырырга кирәк.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 07 октябрендәге «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 960 номерлы карарынигезендә «ФерМир» мәгариф программасында катнашуга бары тик «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланып алынган CVID-19 инфекциясенә каршы вакцинация узуны яки әлеге авыруны соңгы алты ай дәвамында авруны раслаучы шәхси QR-кодлары булган затлар гына кертелә.

Чараны оештыручылар: «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» РИО, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International