Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең яшьармияләр отряды «Алга, яшь армиячеләр!» Республика хәрби-спорт уенында катнашты

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең яшьармияләр отряды «Алга, яшь армиячеләр!» Республика хәрби-спорт уенында катнашты.

Ярышлар “Патриот” яшьләр спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга әзерлек буенча республика үзәге базасында узды.

Яшьармиячеләр конкурсның катлаулы этапларын үттеләр.

Иң катлаулы этап - каршылыклар полосасы. Моннан тыш, катнашучылар автоматны сүтеп җыю, хәрби-гамәли күнекмәләрен күрсәтте.

Котлыйбыз:

-1 нче урынны алган өчен Ситдыйков Илсафны (60 метрга йөгерү)

- 1 нче урынны алган Нәби Дәүли исемендәге гимназия командасын (ераклыкка граната ыргыту);

- 1 нче урынны алган өчен Ситдыйков Илсафны (ераклыкка граната ыргыту);

- 3 нче урынны алган Нәби Дәүли исемендәге гимназия командасын (гәүдәне алга таба ию);

-3 нче урынны алган Кыямова Гөлназны (гәүдәне алга таба ию).

Җитәкчесе Ирдинкин Д.А.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International