Татарстан дәүләт җир күзәтчелегенең эш нәтиҗәләре - Россиядә иң яхшыларның берсе

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

2021 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстан Росреестры Росреестрның территориаль органнары арасында дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча дәүләт функциясен үтәүнең табышлылык һәм нәтиҗәлелеге буенча гомумроссия рейтингында лидерлар рәтенә керде.

Росреестр тарафыннан хокук бозуларның ачыклануын, аларның бетерелүен, тикшерүләр уздыруның сыйфатын характерлаучы күрсәткечләр анализланды. Баллар җыелмасы буенча Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең күрсәткече РФ субъектлары арасында беренче урынга туры килә.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров билгеләп үткәнчә, дәүләт җир күзәтчелеге эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора, һәм Татарстан Росреестры әлеге юнәлеш буенча берничә ел рәттән алдынгы урыннарны били. Шул ук вакытта Азат Җаббаров шулай ук дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашырганда профилактик чаралар уздыруның контроль күзәтчелек чараларына өстенлек бирүен билгеләп үтте: “Безнең максат - җәза бирү түгел, ә җир законнары өлкәсендәге хокук бозуларны кисәтү”, - дип ассызыклады Татарстан Росреестры җитәкчесе.

Хәзерге вакытта Татарстанда 44 дәүләт җир инспекторы үз эшчәнлеген алып бара. 2021 елда алар  4 меңнән артык контроль күзәтчелек чарасы үткәргәннәр һәм 6 мең, шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр составыннан, җир кишәрлеген тикшергәннәр. Шулай итеп, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 300 дән артык җир кишәрлеген тикшергәннән соң, дәүләт җир инспекторлары тарафыннан 20 каты көнкүреш калдыкларының чүплеге һәм файдалы казылмалар чыгару буенча 56 канунсыз карьер ачыкланган. Хәзерге вакытта 15 җир кишәрлегендә чүплек ликвидацияләнгән, 15 карьер рекультивировкаланган.

Игътибарга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең дәүләт җир күзәтчелеге җир кишәрлеген үз белдегең белән шөгыльләнмәү турындагы законнар таләпләрен, максатчан билгеләнеше буенча җир кишәрлекләреннән файдалану турындагы законнар таләпләрен, торак яки башка төзелеш өчен билгеләнгән җир кишәрлекләреннән файдалану; җирләрне максатчан куллану өчен яраклы халәткә китерү бурычына бәйле законнар таләпләрен үтәүне гамәлгә ашыра.

Белешмә

Җир законнары өлкәсендә сезнең хокукларыгыз бозыла дип санасагыз, Сез Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Игътибар! Мөрәҗәгатьләр Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) мәҗбүри авторизацияне күздә тоткан мәгълүмати-коммуникацион технологияләр чараларын кулланып җибәрелә. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан шәһәре, Авангард ур., 74, 7 подъезд (дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге). Бу очракта гражданинның үзе белән шәхесен таныклаучы документ булырга тиеш. Сораулар туганда (843) 255-25-22 телефонына шалтыратыгыз. Территориаль бүлекләрнең адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның рәсми rosreestr.tatarstan.ru сайтында «Структура» - «Территориаль бүлекләр»бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International