Әле бала чакта ук туган тел безгә дөньяны танып белергә, үзебез өчен зур һәм тылсымлы тормыш аңларга ярдәм итә. Телдән башка җәмгыять яши һәм үсә алмый, чөнки ул кешеләргә фикер алышырга, үз фикерләрен әйтергә, үзара аңлашуга ирешергә, рухи кыйммәтләр булдырырга ярдәм итә.
13 октябрь көнне “Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУнең 7 “В” сыйныфында “Туган тел - халык җаны” темасына багышланган дәрес үткәрелде.
Укучылар Татарстан Республикасында һәр гражданның туган теленнән файдалану, аралашу, тәрбия, уку һәм иҗат телен ирекле сайлау хокукы барлыгын белделәр. Викторина сорауларына актив җавап бирделәр, шигырьләр укыдылар, «Дөрес укы», «Туган ягыңны ярат һәм бел» дигән конкурсларда катнаштылар, мәкальләр, әйтемнәр, фразеологик табышмаклар әйтеләр, кроссворд чиштеләр.
Чара ахырында Хөснетдинова Э.И. китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.