2021 елның 15 октябре, җомга
Җанисәп берничә ысул белән башкарыла. Беренчесе – кеше яшәгән һәр өйгә исәпкә алучы киләчәк. Аны зәңгәр сумкасыннан, шул ук төстәге жилет һәм шарфыннан, маңгаендагы фонареннән танып булачак. Ул таныклыгын һәм паспортын күрсәтергә тиеш.
Шулай ук бу ай дәвамында стационар участокка барып һәркем үзе турында мәгълүмат калдыра ала. Җанисәптә Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы ярдәмендә дә катнашып булачак. Моны 8 ноябрьгә чаклы эшләргә кирәк.
Бөтенроссия халык санын исәпкә алу ил өчен мөһим вакыйга, шуңа күрә анда һәркем катнашсын иде.