2021 нче елның 13 нче октябрендә “Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында укытучы Шәяхмәтова Г.Р. "Туган телем, син шундый гүзәл!" дигән сыйныфтан тыш чара үткәрде. Аның максаты-укучыларда туган телне өйрәнү һәм саклау белән кызыксыну уяту, үз халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү. Ике команда бер-берсе белән ярышты. Укучылар бу чарада бик теләп катнаштылар. Чара барышында балалар дөньяда бик күп телләр барлыгын һәм аларның кайберләре юкка чыгу алдында торуын белделәр. Укучылар үз фикерләрен әйттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.