Бизнес вәкилләренә онлайн режимда консультация алырга була

2021 елның 15 октябре, җомга

Бүген Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова чираттагы видео-кабул итү уздырды. Бу юлы онлайн-консультациягә бизнес вәкиле мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьне видеокабул итү вакытында хокук һәм кадастр исәбен теркәү процедурасы, шулай ук дәүләт хезмәтләрен алу сроклары буенча аңлатмалар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне теркәү срогы закон тарафыннан билгеләнгән 9 эш көне урынына 5 эш көне (өлешле төзелештә катнашу шартнамәләреннән тыш); күчемсез милек объектын дәүләт кадастр исәбенә куйганда һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда - 12 эш көне урынына 9 эш көне.

Әгәр сезнең кадастр исәбе, хокукларыгызны дәүләт теркәве һәм Татарстан Росреестры эшчәнлегенең башка юнәлешләре белән бәйле катлаулы сорауларыгыз булса, сезгә «видеокабул итү» хезмәтеннән файдаланырга киңәш итәбез. Татарстан Росреестры җитәкчелегенә видеоэлемтә аша кабул итүгә эләгү өчен алдан ук гариза җибәрергә кирәк. Тулырак инструкция белән rosreestr.tatarstan.ru сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә танышырга була.

Моннан тыш, барлык барлыкка килгән мәсьәләләр буенча, шул исәптән документларны теркәү алдыннан әзерләү буенча, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, кадастр исәбенә куярга теләүчеләр һәм (яисә) эшкуарлык эшчәнлеге өчен билгеләнгән күчемсез милек объектларына милек хокукын, шулай ук мондый объектлар астындагы җир кишәрлекләренә милек хокукын теркәргә теләүчеләр Татарстан Росреестрына 8(843)255-24-20 телефоны буенча (көн саен эш вакытында) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International