Мәкаль юкка гына әйтелми

2021 елның 15 октябре, җомга

2021 елның 13 октябрендә Туган тел һәм халык бердәмлеге елы кысаларында балаларның мәкальләр һәм әйтемнәр турындагы белемнәрен гомумиләштерү, укучыларның мәгълүмати базасын киңәйтү, гомумкешелек мәдәнияте хәзинәләре белән танышу, халык иҗатына карата кызыксыну тудыру максатыннан чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы 6 сыйныф укучылары белән "Мәкаль юкка гына әйтелми" дигән викторина үткәрде. Балалар бер-берсе белән мәкальләр һәм әйтемнәр белүдә бик теләп ярышты, сорауларга җавап бирде, ребуслар чиште, әйтемнәрнең мәгънәсен аңлатты, башка халыкларның мәкальләре һәм әйтемнәре белән танышты. Мондый интеллектуаль уеннар укучыларның күзаллауларын киңәйтә, туган телгә карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International