Яшь хәрәкәт инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча чара үткәрделәр

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

“Борискино урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУнең Яшь хәрәкәт инспекторлары җитәкчеләре белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча чара әзерләделәр. Чарага Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча ЮХИДИ бүлеге һәм «юл хәрәкәте иминлеге»ДБУ хезмәткәрләре чакырылган иде. Яшь хәрәкәт инспекторлары чыгышыннан соң хезмәткәрләр укучылар белән профилактик әңгәмә үткәрделәр, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, балаларга юлны ничек дөрес итеп узарга кирәклеген аңлаттылар. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар, юл билгеләрен һәм аларның әһәмиятләрен искә төшерделәр. Укучыларга тәүлекнең караңгы вакытында үзләрен саклау өчен яктылыкны кире кайтаручы элементлар кулланырга киңәш иттеләр. Әңгәмә ахырында балалар «Сакла» порталыннан яктылык кайтаручы элементлар турында танып-белү фильмын карадылар. Чара ахырында беренче сыйныф укучыларына СВЭ капчыклары, калганнарына яшь җәяүлеләр өчен  значоклар һәм дәфтәрләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International