15 октябрьдә Иске Матак мәктәбендә өмә үткәрелде. Өлкән сыйныф укучылары кәбестә уңышы җыйдылар, түтәлләр казып, сарымсак утырттылар. Башлангыч һәм урта сыйныф укучылары коелган яфракларны җыйдылар, чәчәк түтәлләрен чистарттылар. Участокны кышка әзерләделәр.