Бүгенге көндә Әлки муниципаль районы буенча көнгә тулаем савым 161,4 тонна тәшкил итә, бу узган елга караганда 1 тоннага күбрәк (100%) Бер сыердан бер көнгә 12,2 кг сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1гә артык. Көн эчендә барлыгы 164,2 тонна сөт сатылган, бу 1,1 тоннага күбрәк һәм 2020 елга карата 100% тәшкил итә.
Авыл җирлекләре арасында бер сыердан тәүлеклек савым буенча Чуаш Кичүе (12,5 кг), Түбән Әлки (10,1 кг), Иске Чаллы (10кг) лидерлар булып торалар.