Әлки балалары спортның яңа төрен үзләштерә

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы картингы” дигән кубок республика башкаласында яшәүче спортчыларга тапшырылды. Ә безнең Булат Нургалиев белән Данис Вәлиуллин 9-12 яшьлек балалар төркемендә 4 һәм 5 нче урыннарны алдылар. Самат Гарипов өлкән сыйныфлар категориясендә дүртенче нәтиҗә күрсәтте.

Ярышларны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе оештырды. Чараның максаты – автомобильне куркынычсыз йөртүне пропагандалау, спортның техник төрләрен популярлаштыру һәм үстерү.

Кубок өчен республиканың 12 шәһәреннән һәм районыннан килгән 35 яшь картингчы көрәште. Безнең район балалары ярышлардан Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр һәм күңелле тәэсирләр алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International