Ярышлар пандемия белән бәйле чикләүләрне үтәп үткәрелде, тамашачылар булмады. Спортчылар үз категорияләрендә бары билгеләнгән вакытта гына ярыштылар. Турнирда 350 дән артык каратэчы катнашты. тренер Андрей Зиньков тәрбияләгән кызла һәм малайлар районга бик күп бүләк алып кайттылар.
Дарья Лычникова беренче урын алып “алтын” медаль яулады. “Көмеш” Софья Бухарова кулында, ә Ринат Сабиров белән Самир Хәмидуллин бронза медальләргә лаек.