Моңлы азанны тыңлагач, Иске Әнҗерә мәчете имамы Әхәт Гарифуллин вәгазь укыды, төзүче-осталарга уңышлар теләде.
Исегезгә төшерәбез: бу кечкенә авылда беркайчан да мәчет булмаган. Аллаһ йортын төзү башлангычы белән Яңа Әнҗерәдә туып үскән, хәзер республиканың күпер төзү оешмасы баш инженеры урынбасары булып эшләүче Ринас Шәфигуллин чыккан.
Хәзер авылда 46 кеше яши, аларның яртысы балалар. Ел саен урман белән әйләндереп аланган бу авылда яңа өйләр төзелә.