«Сириус.Курслар» технологик платформасында математика буенча олимпиада

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

20 октябрьдә «Сириус.Курслар» технологик платформасында дистанцион мәгълүмати-коммуникация технологияләрен кулланып математика фәненнән олимпиада уза. Катнашучылар олимпиада биремнәрен uts.sirius.online тестлау системасында башкара. Олимпиаданы үткәрү өчен катнашучыга «Интернет» челтәренә (мәктәп яки шәхси компьютер, ноутбук, планшет, кесә телефоны) тотрыклы керү җайланмасы кирәк. Катнашучының тест системасына керүе шәхси код буенча башкарыла. Әлеге шәхси код катнашучыга олимпиада тәмамланганнан соң кереп аның нәтиҗәләрен белү мөмкинлеген дә бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International