“Матбугатта кунакта”

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

20 октябрь көнне,  укучыларны балалар өчен булган матбугат төрләре белән таныштыру, матбугат аша үзеңнең иҗади сәләтеңне үстерү мөмкинчелеген аңлату, аралашу культурасы, бердәмлек, коллективлылык тәрбияләү максатыннан, Базарлы Матак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Галләмова М.Н. 4"А" сыйныфында “Матбугатта кунакта” дип аталган  чара  үткәрде. Чарада  балалар өчен булган  газета-журналларның әһәмияте, аларның кеше тормышында тоткан урыны  турында сөйләштеләр.  Укучылар,  1924 елның 10 октябрендә дөньяга килгән “Яшь ленинчы”  газетасы «Сабантуй» журналының чишмә башында торуын белделәр, журнал рубрикалары белән таныштылар.  Белемнәрне  тирәнәйтү өчен дәреслекләрдән тыш, газета-журналларның бик кирәкле чыганак булуына төшенделәр, үз фикерләре белән уртаклаштылар. Чарада 20 укучы катнашты. Чара бик эчтәлекле һәм балалар өчен бик файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International