Әлки районыннан Гөлназ Галәветдинова «Абилимпикс» чемпионатына Мәскәүгә барачак

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Күрү белән бәйле кыенлыклары булуга карамастан, Гөлназ яхшы бәяләргә генә укый, үзешчән сәнгатьтә уңышка яулый, шигырьләр яза.

Шушы көннәрдә кыз «Абилимпикс»ның  «Социаль эш» номинациясендә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча Россия чемпионатында җиңүче булды. Әлеге юнәлеш буенча конкурс финалына Россиянең төрле төбәкләреннән 4 катнашучы чыкты, шул исәптән безнең Гөлназ да.

Ул 2021 елның 16-18 ноябрендә Мәскәүдә узачак "Абилимпикс" VII илкүләм чемпионатының финалында Татарстанны тәкъдим итәчәк. Аңа уңышлар телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International