9 ноябрьдән әлкилеләрне эш урыннарына кертмәскә мөмкиннәр

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре үткәрә торган масштаблы эшкә карамастан, бүгенге көнгә кадәр авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә прививка ясау кампаниясе начар бара. «Красный Восток-агро» һәм «Хузангай»ширкәтләренең кайбер отрядлары элеккечә артта калучылар рәтендә. Анда вакцинация дәрәҗәсе 60-62 процент тәшкил итә.

Иске Карата, Ташбилге, Чуаш Кичүе, Иске Салман авыл җирлекләре дә прививка ясатуда аутсайдерлар рәтендә. Барлык бу муниципалитетларда яшәүчеләр вакцинацияләүнең мөһимлеген аңламыйлар. Йогышлы авырулар бүлегендә дәваланучы төп контингент нәкъ менә шушы җирлекләрдән икән.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән узган киңәшмәдә район Башлыгы Александр Никошин хәбәр иткәнчә, РҮХнең йогышлы авырулар бүлеге 15 урынга кадәр киңәюгә карамастан, әлеге мәкерле инфекция белән авыручылар өчен койка-урыннар җитми.

- Әгәр авырулар дәрәҗәсе арта икән, без хирургия бүлеген йогышлы авырулар бүлеге итеп җайларга мәҗбүр булачакбыз,- дип хәбәр итте район җитәкчесе.

Коронавирус аркасында районда 35 кеше вафат булды, алар авыруның документаль раславына ия. Моннан тыш, хроник авырулардан һәм пневмониядән үлүчеләр дә бар.

-Хәзерге вакытта йогышлы авырулар бүлегендә коронавирустан прививкасы булган бер генә пациент та юк,-дип хәбәр итте Базарлы Матак РҮХнең баш табибы Светлана Одушкина.

Исегезгә төшерәбез, вакцинациянең беренче дозасын  9 ноябрьгә кадәр ясатмаган кешеләр эштән азат ителәчәк. 7 декабрьдән икенче доза прививка алмаган хезмәткәрләргә эш урыннарына юл ябылачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International