18 нче октябрь көнне 7 нче сыйныфлар өчен география дәресендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган «Татарстан халкы. Керәшеннәр: тарих, традицияләр, мәдәният, дин»дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды. Бу чарада география укытучысы укучыларны керәшен татарларының тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм диннәре белән таныштырды.