Бу чорда торакларда булган янгыннарның төп сәбәбе-кеше факторы.
Көзге-кышкы чор башлану белән янгын куркынычсызлыгы чараларын саклагыз:
-электрүткәргечләрне, төзек булмаган сүндергечләрне, розеткаларны ремонтлагыз;
-электр приборлары, плиталарны төзек хәлдә, янмый торган өслекләрдә штор һәм мебельдән читтәрәк тотыгыз;
- югары егәрлек электр приборларының бер челтәренә берьюлы берничәне тоташтырмагыз, бу электр челтәрләрендә артык йөкләнешкә китерә;
- үзегез ясаган җылыткычларны кулланмагыз;
-өйдән китәр алдыннан өйдән газ һәм электр җиһазларын тикшерегез;
- балаларны караучысыз калдырмагыз;
- билгеләнгән урыннарда гынатәмәке тартыгыз;
- җылыту мичләрен үз вакытында ремонтлагыз;
-төтен юлларын корымнан чистартыгыз;
- мичтәге ярыкларны һәм төтен юлындагы торбаның тишекләрен ямагыз һәм агартыгыз;
- ягыла торган мич алдындагы идәндә металлдан калай кадаклагыз;
- җылыту мичен нык кздыруга юл куймагыз;
- мичне тиз янып китүчән сыеклыклар белән кабызмагыз.