Федераль салым хезмәте, Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 20 октябрендәге «Россия Федерациясе территориясендә 2021 елның октябрь - ноябрендә эш көне булмаган көннәрне билгеләү турында» 595 номерлы Әмере белән бәйле рәвештә, 2021 елның 1 ноябреннән территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне шәхси кабул итүне һәм хезмәт күрсәтүне туктатып тору турында хәбәр итә.
Федераль салым хезмәте гражданнарның сәламәтлеге торышы турында борчыла һәм Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында гамәлгә ашырылган интерактив сервислар аша элемтәгә күчәргә чакыра.
Кирәкле мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәтенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча алырга мөмкин: 8-800-222-222-222-222.
Бергәләп тотынганда гына, без инфекция таралуны туктата һәм илдәге хәлне тотрыкландыра алачакбыз.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Аңлавыгыз өчен рәхмәт