«Җәлил укулары»

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 22 октябрь көнне Югары Әлморза мәктәбендә «Җәлил укулары» әдәби конкурсының мәктәп этабы узды. Конкурс Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.  «Җәлил укулары» әдәби конкурсының максаты - Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә Муса Җәлил һәм фронтовик язучыларның иҗади мирасын популярлаштыру, сөйләм телен үстерү.

Укучылар төрле номинацияләрдә чыгыш ясады. Муса Җәлилнең шигырьләрен татар һәм рус телләрендә ишеттерде.

"Муса Җәлил татар телендә" номинациясендә 9-13 яшьлекләр арасында икенче урынны Гареев Алмаз, өченче урынны Нотфуллина Камилә, "Муса Җәлил рус телендә" номинациясендә Моратова Иркә алды.

Әлеге чарада 13 бала катнашты. Оештыручы - укытучылар: Сәгыйрова З. З., Сәгъдатшина А. М.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International