Ни өчен нәкъ менә хәзер прививка ясау мөһим? Җәй, гадәттәгечә, елның салкын чоры – көз һәм кыштан соң, кеше сәламәтлеген һәм иммунитетын ныгыта, витаминнарга өлгерә, кешеләр ешрак вакытны бинада түгел, ә саф һавада үткәрә. Шулай ук җәйге кояшлы көннәрдә һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган инфекцияләр белән зарарлану куркынычы сизелерлек кими.
Шуңа күрә көзге-кышкы сезонга әзерләнү өчен вакцинация үткәрү бик мөһим, ул вакытта, гадәттәгечә, ОРВИ, грипп һәм башка һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган инфекцияләр белән чирләү күпкә югарырак.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте кайбер инфекцияләрдән вакцинацияләү шәхси эшкә әверелү очраклары да бар, дип искәртә. Әйтик, бу эпидемия һәм пандемия китереп чыгармый торган үлемгә китергән йогышлы авыруларга кагыла-котыру, столбняк, талпан энцефалиты. Бу очракларда, кеше вакцинация турында карар кабул иткәндә, ул бары тик үзе һәм үз сәламәтлеге өчен генә җавап бирә.
Һава-тамчы юлы белән кешегә тапшырыла торган инфекцияләр белән вәзгыять башка. Әгәр прививкалар белән сакланмасаң, мондый авыруларның массакүләм кабынышлары һичшиксез булачак. Эпидемия һәм пандемиядән аерым кешеләрнең вакцинациясе генә түгел, массакүләм вакцинация сакларга мөмкин. Мондый инфекцияләрдән прививка ясатып, сез үзегезгә генә түгел, ә якыннарыгызга, гаиләгә карата җаваплылык та күрсәтәсез, инфекциянең таралмавы турында кайгыртасыз. Исегездә тотыгыз, вакцинация бигрәк тә кирәк, чөнки вирус инфекцияләренең абсолют күпчелегеннән нәтиҗәле дарулар юк. COVID-19 бер дә гади түгел, ә бик мәкерле һәм катлаулы инфекция, ул үлем белән тәмамланырга мөмкин. Менә ни өчен инфекционистлар һәм эпидемиологлар бердәм: бары вакцинация генә эпидемияне тулысынча үтәргә ярдәм итәчәк дип белдерә.
Прививкага ничек әзерләнергә
1. Антигистамин дару (аллергиядән) прививкадан соң реакцияне киметергә, температураны, укол урынында авыртуны һәм шешне булдырмаска ярдәм итәрме?
- Юк, мондый медикаментоз "әзерлек" кирәкми. Моннан тыш, ул зыян гына булачак. Күптән түгел тикшеренү күрсәткәнчә, антигистамин препаратларын кабул итү вакцинациядән соң иммунитетка тискәре йогынты ясарга мөмкин. Антигистамин тиешле аллергия анамнезы булган пациентларга кирәк булырга мөмкин. Әгәр дә алар мондый препаратларны даими рәвештә табиб билгеләү буенча кабул итәләр икән, прививка белән бәйле рәвештә кабул итүне өзәргә кирәкми. Калган гражданнарга бу препаратлар күрсәтелмәгән.
3. Әгәр прививкадан соң гриппка охшаган синдром барлыкка килсә - температура күтәрелә, баш авырта һ. б. нәрсә эшләргә?
Мондый реакция һәркемдә дә булмаска мөмки, әмма, әгәр ул булса - бу нормаль күренеш. Симптоматик терапия рөхсәт ителә - парацетамол кабул итәргә мөмкин. Әгәр яхшырак нәтиҗә кирәк икән - ибупрофенны кабул итегез. Тулаем алганда, бу препаратларның икесе дә температура, ялкынсынуга каршы һәм авыртуны баса торган нәтиҗәләргә ия. Корнорнавирустан прививкадан соң (аның аркасында түгел, ә соңыннан вирус йоктырганда) мондый очраклар тасвирланган. Прививка ясаткан кешедә ОРВИ симптомнары барлыкка килгәндә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә һәм ПЦР-тест ясарга кирәк. Шул ук вакытта вакцинациядән соң авырган кешеләр инфекцияне җиңел кичерәләр һәм катлауландырулары юк.
4. Кеше беренче прививкадан соң коронавирус йоктырса нишләргә?
- Бу очракта вакцинаның икенче дозасы ясалмый.
5. Хроник авырулар (хроник гастрит, ТКТның башка авырулары, артериаль гипертония һ.б.) белән кешеләргә нишләргә?
- Теләсә нинди хроник авырулы кешеләргә беренче чиратта прививка ясатырга кирәк, чөнки алар COVID-19 авыруның катлаулану куркынычы төркемендә, ләкин вакцинация алдыннан дәвалаучы табиб белән һичшиксез киңәшләшергә кирәк.
6. Вакцинация алдыннан нинди дә булса анализлар тапшырырга, тикшерүләр узарга кирәкме?
- Мондый таләпләр юк. Иң мөһиме, сезнең вакцинация көнендә хәлегез яхшы булсын. Прививка ясатыр алдыннан пациентны табиб карый, кан басымын үлчи, температураны һәм кискен авыруларны булдырмау өчен лайлалы (борын, тамак) торышын тикшерә. ПЦР-тест яки антитәнчекләргә тест бирү һәркемнең шәхси эше.
7. Борчылмас өчен вакцинация алдыннан тынычландыру препаратларын кабул итәргә ярыймы?
- Әйе, ярый. Тревога, стресс фонында кан басымы күтәрелергә мөмкин. Шуңа күрә вакцинация көнендә иртәдән үк кан басымын контрольдә тотарга һәм, кирәк булса, сезгә дәвалаучы табиб билгеләгән гипотензив препаратлар кабул итәргә тәкъдим ителә.
8. Әгәр кеше аллергитик булса, вакцинага реакция алу куркынычы бармы?
-Аллергитик булсагыз, бу хакта прививка ясатыр алдыннан табибка хәбәр итегез. Табиб нинди вакцина белән прививка ясатырга икәнлеген киңәш итә, чөнким аларның составлары төрле.
Исән булыгыз!