28 октябрьдә Татарстанда «гараж амнистиясе» буенча чираттагы кайнар линия узачак

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

“Гараж амнистиясе”н гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча гражданнардан килә торган сорауларның күплеген исәпкә алып, Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә әлеге тема буенча чираттагы кайнар линия үткәрәчәк. Ул инде иртәгә, 28 октябрьдә 10 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр булачак.

Казанда гражданнардан шалтыратулар (843)255-25-71 телефоны буенча кабул ителә. Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында кайнар линия телефоннары белән  Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми rosreestr.tatarstan.ru сайтында  “Гражданнар мөрәҗәгатьләре” бүлегендә танышырга мөмкин.

Белешмәгә

Росреестр гражданнарга ярдәмгә "гараж амнистиясе" буенча методик рекомендацияләр эшләде, алар гади һәм аңлаешлы формада гаражларны гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерү процедурасы турында сөйлиләр. Алар белән Татарстан Росреестрының  rosreestr.tatarstan.ru сайтында "Эшчәнлек" бүлегендә танышырга мөмкин. "Гараж амнистиясе" турындагы закон гамәлдә булган беренче айда аның мөмкинлекләреннән 115 татарстанлы файдаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International