“Сәламәтлеккә - ӘЙЕ, наркотикларга - ЮК” дип исемләнгән тематик сәгать

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Югары Колчура авыл клубында“Сәламәтлеккә  - ӘЙЕ, наркотикларга - ЮК” дип исемләнгән тематик сәгать узды. Чара барышында балалар наркотиклар һәм спайслар тудыра торган куркыныч белән таныштылар. Балаларга наркотикларның нәрсә икәнлеге, аларны кулланучы кеше организмына ничек зыян салуы турында сөйләделәр. Табигатьтә кеше бәхетле булсын өчен барысы да бар. Агачлар, якты кояш, чиста су, уңдырышлы туфрак һәм без, көчле, матур, сәламәт, акыллы кешеләр. Әйдәгез, наркотиклар белән үзебезне һәлак итмик, аларга юк дип әйтик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International