2021 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча районның алкоголь базарындагы вәзгыять

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

2021 елның гыйнвар- сентябрь айларында13,4  мең дал күләмендә алкогольле продукция сатылган, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда сату 5% ка кимегән.

Кертелә торган алкогольле продукция буенча сату – 9% ка, кертелә торган аракы буенча-15% ка кимегән.

Республика җитештергән алкогольле продукцияне сату 2020 елның шул ук чоры дәрәҗәсенә карата - 3% ка, аракы 5% ка кимегән.

Агымдагы елның гыйнвар- сентябрь айларында җан башына алкогольле продукция сату күләме 7,3, л тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 96% тәшкил итә.

2021 елның 9 аенда территориаль орган белгечләре административ тикшерү кысаларында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 8 тикшерү чарасы үткәрде.

Тикшерү барышында 4 очракта гамәлдәге законнарны бозуның 5 очрагы ачыкланды.

Барлыгы 55 литр күләмендә алкогольле продукция легаль булмаган әйләнештән алынды

Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 16000 сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International