Чуаш Кичүе урта мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Башлангыч мәктәп укучылары һөнәрләр дөньясы белән тванышуны өйрәтүче уеннар, биремнәр аша таныша. Урта һәм өлкән сыйныф балалары "Киләчәккә билет" платформасында теркәлү узды, анда һөнәри юнәлеш бирү буенча дәресләргә йөрү, төрле тестлар һәм викториналар узу, һөнәр турында видеороликлар карау планлаштырыла. Шулай ук өлкән сыйныф укучылары һөнәр типларын билгеләүгә һәм шәхси үзенчәлекләр белән чагыштыруга анкета тутырды.