Эш башкару турында шартнамәне өзү тәртибе

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Сатып алучы өчен тәкъдимнәр

Үзен тискәре нәтиҗәләрдән максималь саклау өчен сатып алучыга сату-алу килешүе төзегәнчегә кадәр сатучының шәхесен ачыкларга һәм аның хокук билгели, бигрәк тә  нинди документ нигезендә сатучының хокукы теркәлгән булуын ачыклаучы документларын тикшерергә кирәк.

“Әгәр бу, мәсәлән, күчемсез милек объектының бәхәсле булуы турында суд карары булырга мөмкин, - дип аңлата Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова. - Моннан тыш, хокук барлыкка килү датасына да игътибар итәргә кирәк. Шулай итеп, әгәр сатучының хокукы күптән түгел генә теркәлгән булса, әлеге факт сагайтырга һәм милектән котылырга тырышалар дигән фикергә килергә мөмкин".

Сату-алу шартнамәсенә кул куелыр алдыннан, нинди дә булса арестлар, тыюлар, башка чикләүләр һәм йөкләмәләр булмавына, шулай ук сатучының хокукының актуальлегенә инану өчен, ЕГРНнан актуаль өземтә сорагыз. Татарстан Росреестрында сатучы белән алдан исәп-хисап ясарга, ә исәпләүнең куркынычсыз ысулларыннан файдаланырга киңәш итмиләр. Мәсәлән, банк ячейкасы яки аккредитив.

Хокук иясе өчен тәкъдимнәр

Әгәр дә хокук иясе аның күчемсез милеген аның катнашыннан башка сатуларыннан курка икән, бу очракта КФҮнең теләсә кайсы офисына күчемсез милек милекчесенең шәхси катнашыннан башка сатыла һәм башка кешегә рәсмиләштерелә алмый дигән гариза бирергә кирәк.

Гаризаны биргәндә үзең белән паспорт булырга кирәк. Мондый гариза кабул ителгән көннән алып 5 эш көне эчендә күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) тиешле язма кертелә. Һәм милек белән законсыз операцияләр мөмкинлеге чикләнә!

"Хокук иясенең шәхси катнашыннан башка теркәү мөмкинлеге булмау турындагы гариза милекче яки аның законлы вәкиле - ата-ана, опекун яки попечитель тарафыннан тапшырылырга тиеш, - дип сөйли Лилия Борһанова. - Мондый гаризаны милекче исеменнән аның вәкиле  ышаныч кәгазе буенча тапшыра алмый. Андый очракта, ышанычлы зат тарафыннан шәхси катнашыннан башка теркәү мөмкинлеге булмау турында язма ЕГРНга кертелмәячәк. Шулай ук мөрәҗәгать итүчегә карамаган күчемсез милек объектына карата мондый гариза бирергә ярамый".

Хокук иясенең шәхси катнашыннан башка теркәү мөмкинлеге булмау турында язма кертү турында хәбәрнамә почта адресы буенча яисә гаризада күрсәтелгән электрон адреска җибәреләчәк. ЕГРНга шәхси катнашыннан башка теркәлү мөмкинлеге булмау турындагы язманы керткәннән соң, хокук иясе исеменнән башка зат тарафыннан күчемсез милек объектына карата теркәү гамәлләрен гамәлгә ашыру өчен документлар тапшырылса, мондый документлар мөрәҗәгать итүчегә караусыз кире кайтарылачак, ә милекченең электрон почтасына мондый мөрәҗәгатьнең факты турында хәбәр киләчәк. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Росреестры шәхси катнашудан башка теркәү мөмкинлеге турында гариза биргәндә, электрон почтаның актуаль адресын күрсәтергә киңәш ителә.

Шәхси катнашудан башка теркәлү мөмкинлеге булмау турындагы язма сроксыз булачак. Аны бары тик түбәндәге очракларда гына туктатырга мөмкин:

- милекченең (яки аның законлы вәкиле) шәхси катнашыннан башка теркәү мөмкинлеге булмау турында элек бирелгән гаризаны кире алу турында гаризасы буенча;

- милекченең шәхси катнашында башкарылган алыш-биреш нигезендә хокукларны дәүләт теркәвенә алганда хокукларны дәүләт регистраторы карары буенча.

Интернет-электрон рәвештә алыш - бирешләр: сатып алучыга да, сатучыга да нәрсәләр белергә кирәк?

Шуны да истә тотарга кирәк: килешүне милекчедән яки аның вәкиленнән электрон рәвештә башкару өчен алдан килешү төзегәнче, көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган документларны тапшыру мөмкинлеге турында гариза бирергә кирәк. Мондый гаризаны КФҮ аша бирергә яки почта юлламасы белән җибәрергә мөмкин (бу очракта мөрәҗәгать итүченең имзасы нотариаль таныкланган булырга тиеш, ә хат аны күчереп җибәргәндә игълан ителгән кыйммәт, кертемнәрне тасвирлап һәм тапшыру турында хәбәрнамә белән җибәрелә).

Татарстан Росреестрының киңәшләре сезнең өчен файдалы булыр һәм мошенниклар элмәгенә эләкмәскә ярдәм итәр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International