Яңа Әнҗерә клубында "Көзге бал" узды

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Яңа Әнҗерә авыл клубы хезмәткәрләре "Көзге бал" бәйрәмен оештырды. Бәйрәмнең төп каһарманы - Карачкы, аның көз җитү белән эше бетте һәм ул бәйрәм кунакларын төрле күңелле конкурслар белән күңелләрен ачарга килде. Төрле конкурслар үткәрелде: рәхәтләнеп бәрәңге дә утырттык, аннары уңышны җыеп алдык... Көзен туганнарны  котладылар. Алар өчен сюрприз-бүләк әзерләнгән иде. Алар тылсымлы сандыкта нинди приз икәнлеген белергә тиешләр иде. Авыл халкы бик теләп яшелчәләрдән төрле әйберләр ясауды. Бәйрәм бик уңышлы узды, берәү дә татлы ризыксыз калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International