"Уку эш урыннары ярминкәсе"

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү эшен үткәрү кысаларында Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары өчен "Уку эш урыннары ярминкәсе" үткәрелде. Очрашуда Әлки районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Д. Т. Фәтхуллина, "Алексеевск аграр көллияте" ДАҺБУнең Әлки филиалы мөдире Э. Г. Нуруллина, производствога өйрәтү остасы И. Г. Шәйдуллин чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International