Пенсия тупланмаларын башка иминиятчегә күчерүне тыюны билгелә

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Пенсия тупланмалары иясе, теләгән очракта Пенсия фонды органнарына “тыю турында хәбәрнамәне” кире алу турында гариза биреп, бу тыюны кире ала ала. Пенсия тупланмаларының һәр иясе әлеге хокуктан файдалана ала.

Мондый эчтәлектәге хәбәрнамәне гражданнар Пенсия фонды органнарына үзләре килеп бирә яисә нотариаль рәвештә расланган ышаныч кәгазе буенча башка кеше аша тапшыра ала.

Исегезгә төшерәбез, дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларының гражданнар белән мәҗбүри пенсия иминиятләштерү турында килешү төзү өчен арадашчылар хезмәтеннән файдалану да тыела. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондлары да мәҗбүри иминиятләштерү кысаларында пенсия тупланмалары акчаларын күчерү мәсьәләләре буенча гражданнар белән турыдан-туры эшләргә тиешләр.

Үзгәрешләр гражданнарның хокукларын яклау һәм аларның акчаларын законсыз рәвештә күчерүне кисәтү юнәлешендә өстәмә чара буларак кертелә.

Хәзерге вакытта гражданнар биш елга бер тапкыр үзләренең пенсия тупланмалары белән идарә итүче иминиятләштерүче кампанияне (Пенсия фонды яисә дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды) инвестиция керемен югалтмыйча алыштыра ала, күчерү турындагы гаризаны клиентлар белән эшләү бүлегенә килеп яисә нотариаль рәвештә расланган ышаныч кәгазе белән башка кеше аша, шулай ук файдаланып дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта ташырырга мөмкин. Күчү билгеләнгән вакыттан алдарак башкарылган очракта моңа кадәр күчкәннән яисә соңгы бишьеллык исәбеннән соң жыелган керем юкка чыга.

Пенсия тупланмаларының кайда иминиятләштерелгәнен дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яисә Пенсия фонды сайтында карап була. Шәхси лицевой счет торышы турындагы мәгълүматны да шуннан соратып алырга мөмкин . Әлеге счетта пенсия тупланмалары белән идарә итүче идарәче, шулай ук инвестициясе кереме күләме турында мәгълүмат та бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International