Татарстан Республикасы Милли музеенда

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары Татарстан Республикасы Милли музеенда булдылар. Музейда Пушкин картасы буенча бик күп чаралар үткәрелә. Укучылар "Тарих белән бергә " исемле экскурсиядә катнаштылар. Музей заллары буйлап экскурсовод белән сәяхәттә алар борынгы гончарны һәм Алтын Урда сәүдәгәрен, патшабикә Сөембикә белән Екатерина II, Лев Троцкийны һәм үткәндәге башка геройлар белән очраштылар. Туган як тарихы борынгы предметлар фонында ачык костюмлы театрга әйләндерелгән. Укучылар керамиканы кулдан әвәләү, Шәрыкта сәүдә итү, байбикәсенең шигырьләрен уку, татар модницасы булу, яңа дөнья төзи башлау һәм башка бик күп нәрсәләр турында белделәр.

Бу экскурсия мавыктыргыч һәм эчтәлекле буларак исләрендә калыр. Балалар татар халкының борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр тарихының барлык нечкәлекләре белән таныштылар. Укучыларның җитәкчеләре - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Л.Г., Шәйхетдинова А.И.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International